Тау ягының затлы морзасы
Әтием яшьтәше булган икән Равил абый. Яу кырыннан кайтмаган әтиләре өчен дә җаваплылык тоеп, туган нигезен күз карасыдай саклаган, нәсел җебен өзмәгән, авыр, ач еллардан үзләрен исән-имин күтәреп чыккан Ананы кадерләгән буын вәкиле!
Мулла Илендә гомер иткән данлыклы МӨГАЛЛИМ Равил Сәйфетдиновка бу көннәрдә 80 яшь тулган булыр иде диләр, моңа һич ышанасы килми, аңа һич тә андый яшьләрне биреп булмый иде. Үзе белем биргән малайлары кебек наян да, үсмерләрдәй шашкын да, яшьләрдәй дәртле, гомер иткән ирләрчә сабыр, аксакалларча акыллы иде ул. Нечкә күңелле, шигъри җанлы, нурлы зат иде!
Борынгы Казан ханлыгыннан килгән затлы морзалар нәселеннән ахрысы, Равил абыйның һәр карашыннан, адымыннан, гамәленнән затлылык, гыйлемлек бөркелә иде. Минем аның турында начар сүз әйткән бер генә кешене дә очратканым булмады. Мулла Иле халкы өчен ул пәйгамбәр! Минем өчен дә!
Соңгы тапкыр Равил абый белән Мулла Иле сабантуенда былтыр күрешкән идек. «Сагынабыз сине, Люция!» диде, бергә эшләгән матур елларны искә төшереп. Мин дә сагынам Сезне, Равил абый! Мин генә түгел, бөтен Яшел Үзән сагына. «Синсез бик моңсу Яшел Үзәндә, Кемгә барырга кара көннәрдә?»...
Гап-гади генә авылда яшәргә тиеш булмаган ул. Шигъри талантын университетта укыганда ук күреп югары бәя биргәннәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмовлар янәшәсендә урын алырга тиешле шагыйрь булган. Әмма ул мөгаллимлекне, Муллалар илен сайлаган. Равил абый Сәйфетдинов гомере буе туган ягына дан җырлады: «Яшел Үзән диләр безнең якны Гөлбакчадай матур булганга...», «Яшел Үзән – минем мәркәзем»! Ягез, аннан да уздырып, болай матур итеп, яратып кем әйтә ала? Үзәкләрне өзеп, Равил абый гына!
Мин 1989 елда «Идел ягы»на килгәндә газетабызның актив хәбәрчесе иде инде ул. Саллы мәкаләләре, мәгънәле, җырлап торган шигырьләре еш басыла иде. Безнең газета каршында әдәби берләшмә булдырасы килде. Исемне Равил абый тапты, «Фирүзә» булса, шул хикәяне язган якташыбыз Фаил Шәфигуллинны да хөрмәтләү булыр», – дигән иде. Бүген дә яши аның «Фирүзә»се.
Люция Шәрәфиева,
«Болгар радиосы»ның яңалыклар хезмәте мөхәррире
Г.Канакова фотосы.
Тулы язма газетаныж ьомга санында (№74).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев