Тау-таш илендә күргәннәр бүгенгедәй хәтердә
1 июльдә Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне
Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! 1979 елда башланган Әфган сугышы күп гаиләләргә олы хәсрәт китерә, ир-
егетләрнең язмышын үзгәртә. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, авырлыгын һәм газабын үз җилкәләрендә татый.
Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәтә. Шуларның берсе Яшел Үзәндә яшәүче Ризван Хәкимов 1981 елда бик күпләр белән беррәттән, йөк самолетларында интернациональ бурычын үтәргә, Әфган җиренә аяк баса. Тиз арада, авыр тынгысыз өйрәнүләр башлана. Ачлык, антисанитария, үзәкләргә үтә торган ачы коры җилләр, упкынга төшеп очкан машиналар, мөлдерәмә тулы күзләрен багып, бәхетле гомер өмет итүче бичара кышлак халкы һәм «интернациональ бурыч» тәрбиясе алган, кан-яшь арасында яшәү өчен көрәшкән Совет солдатлары. Болар барысы да кешелек фаҗигасе. Кыю йөрәкле батыр егетләребез бу вакытта ниләр кичергәндер, билгесез. Ризван Хәкимов анда шофер булып хезмәт итә. Машинасында ату кирәк-яраклары, снарядлар, корал йөртә. Якын-тирәдә бомбалар шартлый, снарядлар ява, кайдадыр кыя артында снайпер каравыллап тора...
Егермедән артык хәрби операциядә катнаша ул. Аларның вакыты төрлечә булырга мөмкин: 2 атна да, 3-4 көн дә, ай да. Ничек кенә булмасын, әлеге рейдларда аларга бик күп сынаулар аша узарга, көтелмәгән хәлләр, әлбәттә, сугыш булгач үлемнәр белән дә очрашырга туры килә. Үлем кочагыннан коткарып калган хезмәттәше, Башкортстан егете Марат белән хәзер дә аралашып яши, Миша исемле хезмәттәшенең минага эләгеп һәлак булуын бүген дә оныта алмый.
Ризван Хәкимов тумышы белән Мулла Иле авылыннан. Анда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, тугыз белән унны Норлатта укыган. Шуннан аны ДОСААФка укырга җибәрәләр. Ул вакытта егет-җилкенчәкнең армиягә Германиягә китәсе килә. Шуңа күрә ул кулын сындырганын яшерә. «Аннан соң үкендем инде. Әйтсәм, союзда калган булыр идем, – ди. – Хезмәт иткән урында башта мунчалар булмаудан интектек, киемнәрне кайнатып юарга, керосинга салырга туры килә иде. Утюг та юк. Кыш көне анда дымлылык бик көчле, үзәнлектә – яңгыр, ә тауларда кар ява. Халкы чәчү эшләрен кул белән, үгезләр ярдәмендә башкара. Феодализм чорындагы кебек яши иде. Җире начар, ташлы, бетон кебек. Көрәк ише эш кораллары да юк иде аларның. Шунда да әле алар нәрсәдер утырта, үстерә».
Бу илнең кырыс табигатен, сусызлык галәмәтләрен, тау халкының горурлыгын һәм тырышлыгын «әфганчы» Ризван әле дә гаҗәпләнеп сөйли. Бездәге туфракта алар нәрсәләр үстерер иде икән, дип тә уйлый.
– Әфган хезмәте җиңел бирелде дип әйтә алмыйм, тау-кыялар арасыннан сине үлем көтеп кенә тора иде, – дип сүзен дәвам итә ветеран.
– Безне күп вакыт тревога буенча төнлә алып чыгалар. Юлда колонна белән генә хәрәкәтләнәбез, ә алда һәрвакыт саперлар тикшереп бара. Гадәттә миналар куелган була. Кышлакларны «дошманнар» килеп талап тора. Операция барышында халыкка авылдан чыгар өчен бер сәгать бирелә иде, аннан соң бандитлар юкка чыгарыла. Авыллар урнашкан җир аслары казылган, метро кебек дип әйтәләр иде, бандитлар шулар аша кача торган булган. Мин машинада «Катюша» – «Град-21»не йөрттем, аңарда 40 снаряд була иде. Әфган җирендәге 42шәр градус эсселеккә чыдар хәл юк, машиналар да түзмәде, гел ватылып торды. Безне дошманнар белән беррәттән йогышлы авырулар да сагалады, микроблар үрчемәсен өчен котелокларыбызга кадәр хлор салып куя идек. Анда хәтта бәрәңге дә ясалма, клейстер гына иде. Әкренләп барысына күнегәсең. Халыктан азык-төлек алырга ярамый, агулап бирүләре бар. Хәрби часть кибетләреннән әйберне бары чек белән алдык. Офицерлар – модульләрдә, без палаткаларда яшәдек. Бер палаткага ут кабып, егетләр янып үлгән очрак та булды.
Чит җирләрдә булгач, солдатларга увольнениеләр дә каралмаган. Шулай да, алар күрше частьләрдә хезмәт иткән якташлары янына барырга җай тапкан. Ә мөселман бәйрәмнәре чорында аеруча куркыныч иде ди. Корбан китерү, ягъни дошманнар корбан ителгән хәрбинең дәрәҗәсенә карап, тарифлар билгеләгәннәр. Шуңа күрә бу вакытларда нык саклану чаралары күрергә кирәк булган.
Әлеге сугышта интернациональ бурычын үтәгән күпме яшь егетнең башы салынган. Кайтканнарының да сәламәтлекләре нык какшаган. Ризван Хәкимов сөйләгәнчә, моннан ул вакытта киткән утызлап егетнең бүгенге көндә сигезе үлгән инде. Алар Әфганның төрле җирендә хезмәт иткән булган.
Ризван армиядән кайткач Васильево автотранспорт техникумында укып, Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесенә механик булып килә. Аннан соң автобус йөртүгә күчә. Хәзер ул өр-яңа автобуста 104нче маршрут буенча эшли. Кыскасы, 37 ел автобус руле артында пассажирларга хезмәт күрсәтә. Шуның 25 елы Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесендә. Хезмәте катлаулы һәм җаваплы. Моңа ул күнеккән, үз эшен белеп һәм яратып башкара. Хатыны Фәридә сәүдә челтәрендә хисапчы булып эшли. Кызлары да шатландырып аларга ике онык алып кайткан, гаиләсе белән Казанда. Ризван Хәкимов шәһәрдә яхшы фатирда яшәсә дә, туган авылында туган нигезе каршында йорт төзеп, анда бакчачылык белән яратып шөгыльләнә.
– Ялларда тизрәк авылга ашыгам, – ди. – Кул кушырып утыра торган заман түгел. Шул ук вакытта «Сугышчан туганлык» оешмасына Украинада хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыеп һәм аны төяп озатуда да булышам.
Вакытны кире әйләндереп булмаган кебек, узганнарны кайтарып булмый. Әмма Әфган җирендә булган бер генә кеше дә ул елларны күңеленнән сызып ташлый алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев