Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татьяна Ларионова: күп балалы гаиләләргә җир урынына акча сертификатлары бирергә мөмкин

«Бердәм Россия»нең башлангыч тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашулар вакытында татарстанлыларны социаль мәсьәләләр, аерым алганда, күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелә торган җирләргә кагылышлы сораулар кызыксындырды.

 Бу хакта Дәүләт Советы депутаты, праймеризда катнашучы Татьяна Ларионова сөйләде.

Аның мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Татарстанда җир участокларын бары тик 64% гаилә генә алган. Сүзләренә караганда, бу проблеманы хәл итү өчен альтернатив вариантлар эшләргә кирәк.

"Җир бирүнең альтернатив вариантларын, мәсәлән, акчалата сертификатларга алмаштыруны максатка ярашлы дип саныйм", - дип билгеләп үтте ул.

Моннан тыш, Ларионова бүлеп бирелә торган участоклардагы инфраструктура проблемасын да игътибарсыз калдырмады. Мәсәлән, аларның кайберләрендә ут, су һәм канализация юк, юллар салынмаган, әлеге мәсьәләләр, «торак һәм шәһәр мохите» милли проектына кертергә кирәк, дип саный кандидат.

«Башлангыч тавыш бирүдә катнашу турында Карар кабул иткәндә, мин авыр булачагын аңладым. Халык белән очрашулар, кискен мәсьәләләр, сайлаучыларның монда һәм хәзер җавап алу теләге - болар барысы да һәр сайлау кампаниясенең традицион үзенчәлеге», - дип өстәде ТР Дәүләт Советы депутаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев