«Татмедиа» бинасы каршында традицион Сабантуй гөрләде
Бәйрәмнең төп кунаклары – хат ташучылар – почтальоннар чакырылган иде.
Кичә «Татмедиа» бинасы каршында традицион Сабантуй уеннары, бүләкләр уйнату, артистлар чыгышлары гөрләде. Ә бәйрәмнең төп кунаклары – хат ташучылар – почтальоннар чакырылган иде. 50ләп хат ташучы арасында якташым, Урысбага авылы почтальоны Гөлгенә Ибәтуллинаны күреп чын күңелдән сөендем. Күп кенә авылларда хат ташучылар булмау сәбәпле, почта бүлекчәләре ябыла. Ә безнең Гөлгенә апабыз инде 26нчы ел шушы хезмәттә. Яшерен-батырын түгел, укучылар елдан-ел кими. Ә Гөлгенә апа авылдашларыбызның күңеленә юл таба белүче. Яңгырмы-кармы, җил-буранмы дигәндәй, газета-журналларны һәр йортка вакытында тапшыра. Авылыбызның әби-бабайлары да хөрмәт итә Гөлгенә апаны. Ул пенсияне дә вакытында өләшә. Гаиләсендә әле Гөлгенә апа уңган хуҗабикә дә. Фәрит абый белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Җаваплы эшендә Гөлгенә апага рәхмәтемне җиткерәм. Аллаһ Тәгалә аңа һәм гаиләсенә исәнлек-саулык бирсен!
Руфия Ишметова-Мөхетдинова
«Сабантуй» журналы баш мөхәррир урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев