Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанның танылган журналисты вафат булган

Ул республиканың матбугат вәкилләре арасында күренекле урын алып торган.

Татарстанның күренекле журналисты Галина Печилина вафат булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге хәбәр итә. Кайгылы хәбәр берлекнең рәсми сайтына урнаштырылган.

Мәрхүмәнең журналистикадагы юлы Андрей Гаврилов җитәкчелегендә “Вечерняя Казань” басмасында башланып киткән. Алга таба карьерасын Мәскәүдә дәвам итеп, “Нефть и капитал” журналында, шулай ук “ Ведомости” газетасында хезмәт куйган. Печилина гомеренең соңгы елларын Татарстан башкаласында үткәргән.

Ул республиканың матбугат вәкилләре арасында күренекле урын алып торган. Галина Печилина аеруча Татарстан икътисадын яңарту чорында аналига корылган журналистикада үзеннән зур эз калдырган. Ул озакка сузылган каты авырудан соң 78нче яшендә вафат булган.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев