Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның Минзәлә районындагы авариядә берьюлы өч машина бәрелешә

Бер кеше һәлак булган, берәү яраланган.

Югары Тәкермән авылына борылган урыннан ерак түгел җирдә, М-7 трассасының 1075нче километрында, зур тизлек белән, «Лада Ларгус» каршы як полосага обгонга чыга. Башта ВАЗ-2114 машинасына бәрелеп уза, соңыннан каршысына килүче «Лада Калина»га килеп керә.  «Лады Калина» йөртүчесе урында ук һәлак була. Аңа якынча 35 яшь тирәсе генә, диләр Дәүләт автоинспекциясендә. «Ларгус» йөртүчесен дәваханәгә озаталар.

 

Чыганак:Tatnews Tatar телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев