Татарстанның Гидрометеорология үзәгендә алдагы тәүлектә юлларда бозлавык барлыкка килү мөмкинлеге турында кисәтәләр
Төнлә урыны белән 15-18 м/с көчле җил саклана.
Төнлә һава температурасы +2...-3° тәшкил итәчәк. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә һава торышы зур явым-төшемсез «тыныч» дип фаразлана.
Шул ук вакытта төнлә һава температурасы - 6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +5 градуска кадәр көтелә. Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, атна азагына республикага янә яңгыр һәм юеш кар булачак.
29 октябрь, шимбә көнне явым-төшем урыны белән, күбесенчә республиканың көнчыгышында сакланачак. Көндез +3тән артык булмас дип көтелә. Ведомствода төнлә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү мөмкинлеген әйтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев