Татарстанның данлыклы улы – очучы Мифтахетдинов Балтыйк илләрен фашистлардан азат итүдә актив катнашкан
Эзтабар Рәхимулла Гарифуллин Бөек Ватан сугышы каһарманнарын эзләүләрен дәвам итеп, күренекле якташларыбыз турында кызыклы язмалар туплый. Әлбәттә, якташларыбыз Бөек Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән. Безнең көннәрдә дә бу тема актуаль, замандашларыбыз Ватан иминлеге өчен көрәшә. Бу юлы 1945 елның 12 гыйнварында Балтыйк диңгезе районында фашистлар тарафыннан бәреп төшерелгән очучы, кече лейтенант Госман Мифтахетдинов турында хезмәттәше истәлекләре кыскартып бирелә.
Ул 1922 елның 15 ноябрендә Олы Шырдан авылында туган. Хәрби хезмәткә аны 1941 елда Архангельск өлкәсеннән алалар. Балтыйк флотының 51нче Таллин мина-торпеда полкы очучысы була һәм 1945 елның 10 февралендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Балтыйк флотының 51нче авиация полкы 1944 елның июнендә Гатчина дивизиясе составында төзелә. Бөек Ватан сугышының йомгаклау этабында Совет диңгез авиациясен үстерүгә зур өлеш кертә.
Полк очучылары тарафыннан дошманның 117 корабле, шул исәптән «Ниобе» крейсеры, ярдәмчел крейсер, 3 миноносец, 85 транспорт судносы, 1 су асты көймәсе, 13 сак корабле юкка чыгарыла.
Авиаполк 1944 елның июненнән 1945 елның маена кадәр 70 самолетын югалта. 1974 елда Калининград шәһәрендә Балтыйк флоты очучыларына һәйкәл куела, исемнәре мәңгеләштерелә.
И.Ф. Орленконың «Мы – «Таллинские» дигән язмасыннан:
Дуглас А-20 Совет Ленд-Лизовск бомбардирчысы, пилот Госман Мифтахетдинов экипажы Балтыйк диңгезе төбендә фин командасы йөзүчеләре тарафыннан 2017 елда табыла.
– Пярну курортына ял итәргә баргач, шул вакытларны искә төшердем, – дип яза автор. – 1944 елның сентябрендә яңа гына килгән сугышчыларның берсенең дә диңгездә хәрби хәрәкәтләр алып бару тәҗрибәсе юк иде. Шуңа күрә беренче очышлар күп сюрпризлар тудырды. 1944 елның 18 сентябре шундый авыр көннәрнең берсе булды. Безнең ике самолет: әйдәп баручы – торпедоносец Александр Богачев һәм аның иярчене – бомбалы топмачтовик, очучы Госман Мифтахетдинов Ирбен бугазы аша Таллинга таба Хийумаа утравы траверзында дошман транспортына юлыгып, аңа һөҗүм итә. Әмма ул уңышсыз тәмамлана.
Мифтахетдинов самолетының моторына снаряд эләгә. Самолетны җиңеләйтү өчен ул бомбаларны вакытыннан алда ташларга мәҗбүр була. Әмма самолет биеклеген югалта башлый. Очучы бәла килгәнен аңлый. Ул вакытта яр буйлары фашистлар кулында иде. Дошман корабларыннан мөмкин кадәр ераграк китү өчен диңгезгә таба курс тотыла. Башка чара калмый. Совет очучылары фашистларның бәреп төшерелгән самолет экипажларын аулауларын да бик яхшы белә.
– Суга утыртырга әзерләнергә! – дип әмер бирә Мифтахетдинов.
Ә үзе аны булдыра алуына бик ышанып бетми. Суда коры җир самолеты үзен ничек тотар, су өстендә күпме торыр? Әмма Совет кешесен куркытып буламы? Комсомоллардан гына торган экипаж кыю адымга әзерләнә башлый. Штурман Локалов һәм укчы-радист Аксенов резина көймәгә тотыналар. Озакламый самолет, тизлеген югалтып, суга төшә. Кискен хәрәкәтләрдән очучы приборлар тактасына бәрелеп аңын югалта, штурманның кулы җәрәхәтләнә, тик укчы гына җиңелчә бәрелүләр ала.
Самолет су өстендә ике минут чамасы гына тора ала. Шул мизгел эчендә экипаж көймәгә күчеп өлгерергә тиеш. Бу, әлбәттә, идеаль шартларда. Әмма әлеге очракта экипажның һәр әгъзасы имгәнгән. Юрий Аксенов резина көймәне кабинадан тартып алып су өстенә ыргыта. Суга чумган очучы Мифтахетдинов аңына килә. Икәүләп көймәне кабарта башлыйлар, чөнки бик ашыгу сәбәпле баллоннар да самолетта калган була.
Эңгер-меңгер якынлашып килә, ике батыр күп көч куеп, көймәне рәтләп, яралы штурманны алып, билгесез юнәлештә йөзәргә керешә. Сусау газаплый. Ыгы-зыгыда борт паегы да, сигнал ракеталары да самолетта кала.
Бу вакыйгадан соң Балтыйк флотында гидросамолетлар барлыкка килде. Аннан соң алар очучыларга зур ярдәм күрсәтте, суга төшәргә мәҗбүр булган экипажларны күп коткарды.
Салкын җил исә, юешләнгән киемнәр тәнне өшетә. Авиаторлар җылыныр өчен ишәргә тотына. Алар ситуацияне анализлап, төньякка, фин шхераларына таба йөзәргә план кора.
Кинәт җил тына һәм куркыныч тынлык урнаша. Әмма алар сугыш тынлыгы кайчак иң көчле зенит уты белән чагыштырганда да куркынычрак булуын яхшы белә. Һәм бу тынлыкта экипаж аларның кечкенә резина көймәсен фашистлар корабле белән очраштыра алуын аңлый.
– Әгәр безгә дошман катере очраса? – дип сорый радист Аксенов.
– Өчебезгә бер пистолет һәм уналты патрон бар... – ди командир.
Шунда «диңгез әсирләре» унөч патронның – фашистларга, өчесенең үзләренә булачагын хәл итеп куя.
– Әсирлек булмаячак! – дип пышылдый Локалов шешенгән иреннәре белән.
– Комсомоллар әсирлеккә бирелми, – дип өсти Мифтахетдинов.
Бишенче тәүлек дигәндә томан эченнән, ниһаять, бик күп утраучыклар белән яр күренә…
Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №43 (1 ноябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.
Сәхифәне Әлфия Зыякаева әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев