Татарстанның атказанган артисты Нурзадә зур югалту кичерә
***
Татарстанның атказанган артисты Нурзадәнең бик авыр вакыты – бүген иртән аның әтисе вафат булган. Кайгылы хәбәрне «Интертат»ка Нурзадә үзе җиткерде.
Фердинанд абыйга 79 яшь иде. Ул Арча районы Яңа Кенәр авылында гомер итте. Соңгы вакытта каты авырды. Нурзадә узган атнада Чаллы шәһәрендә узган концерты алдыннан әтисенең хәле авыр булуы турында бик борчылып сөйләгән иде. Җырчы концерттан соң икенче көнне үк якын кешесе янына ашыкты, әтисенең соңгы көннәрендә аның янәшәсендә булды.
Мәрхүм белән бүген туган авылында хушлашалар.
Нураздәнең авыр кайгысын уртаклашабыз. Фердинанд абыйның авыр туфрагы җиңел, урыннары оҗмах түрләрендә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев