Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты, җырчы һәм композитор вафат
Ул яман чир белән көрәште.
«Кызыл таң» басмасы хәбәр иткәнчә, мәрхүм Айрат Халиков белән хушлашу бүген Башкортстан дәүләт филармониясендә булган. Айрат Халиковны туган ягында – Стәрлебаш районының Әмир авылы зиратында җирләгәннәр.
«Бүген арабыздан Айрат абыебыз китте... Талантлы композитор, җырчы. Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты. Чын профессионал! Безнең фамилия горурлыгы! Шаян күңелле, һәрвакыт елмаючан булып истә калды. Урының җәннәттә булсын, Айрат абый», – дип язган «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Илгиз Халиков.
Әле күптән түгел генә Әнвәр Нургалиев сәхнәдәш дустына ярдәм сорап язган иде.
Якыннарына сабырлык телибез! Урыны җәннәттә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев