Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанның 755 авылында Интернет барлыкка киләчәк

Россиянең санлы үсеш министрлыгы Интернет һәм кәрәзле элемтә үткәреләчәк торак пунктлар исемлеген раслады. Аңа республиканың барлык 43 районыннан 755 авыл керде.

Бу авылларда Интернетка тоташтыру «Элемтә турында» федераль закон кысаларында узачак. Аның нигезендә, 100 дән 500 кешегә кадәр яшәүче торак пунктлар Wi-Fi га керү нокталары белән тәэмин ителергә тиеш.

Моннан тыш, Татарстанның сигез торак пунктында сыйфатлы кәрәзле элемтә барлыкка киләчәк.

Программа буенча бөтен Россия буенча шундый 24 670 торак пунктны Интернет белән тәэмин итү планлаштырыла, ә кәрәзле элемтә белән - 2 389 авылны.

Исемлеккә кертелгән Татарстан авылларының тулы исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:

Яшел Үзән районы:
1. Акъегет
2. Бакырчы
3. Олы Шырдан
4. Олы Күлбаш
5. Албаба тимер юлы разъезды
6. Каратмән
7. Күгәй
8. Күгеш
9. Маевка
10. Мамадыш Әкил
11. Раифа
12. Яңа Тура
13. Новопольский
14. Новочувашский
15. Садовый
16. Свияжск
17. Татар Танае
18. Олы Ходяш
19. Мизиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев