Татарстанның 32 мәктәбе һәм көллияте «Мәгариф» милли проекты буенча җиһазлар алды
Узган елда уку учреждениеләрендә республиканың берьюлы алты районында спорт заллары ремонтланган.
Узган ел 17 техникум һәм көллияттә, Татарстанның 15 мәктәбендә яңа компьютер җиһазлары пәйда булды. Техниканы «Мәгариф» милли проекты һәм «Санлы белем бирү мохите» региональ проекты кысаларында сатып алганнар.
2019 елда республиканың алты районындагы авыл мәктәпләрендә спорт заллары ремонтланды. Бу эшләр "Һәр баланың уңышы" («Успех каждого ребенка») төбәк проекты буенча алып барылды.
2019 елда Казан (Идел буе) федераль университеты федераль бюджеттан "Халыкара эко-технологик смена" проекты белән 2 млн 397 мең сумга грант отты.
https://www.tatar-inform.ru/ материаллары буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев