Татарстанлыларга җил чәчәгенең беренче симптомнары турында сөйләделәр
Җил чәчәге җиңел балалар авыруы дип санала, әмма Роспотребнадзорның Татарстан буенча белгечләре бу мифны тарата.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Аларның мәгълүматлары буенча, авыру тәнендә мең ярым папула чыга ала, ә һәр илленче очракта балаларда өзлегүләр барлыкка килә.
Авыруның күзгә күренеп торган билгеләре барлыкка килгәнче үк йоктырырга мөмкин булуы аеруча куркыныч тудыра. Вирус Варицелла-Зостер һава-тамчы юлы белән һәм турыдан-туры контактта тарала, ә инфекция чыганагы булып йөрүче, хәлсезлек сизгәнче, бер-ике көн алдан авыру иярткән була. Кешедәге инфекция соңгы тапкыр чыккан папуладан соң биш көнгә кадәр йогышлы булып кала.
Инфекцияне йоккан вакытыннан алып беренче симптомнарга кадәр уннан алып егерме бер көнгә кадәр вауыт уза. Авыру температура күтәрелүдән һәм хәлсезлектән башлана, аннары характерлы бетчәләр чыга башлый.
Вирус баш миен зарарларга, координацияне бозарга, энцефалит китереп чыгарырга мөмкин.
Белгечләр вакцинацияне бердәнбер ышанычлы саклану чарасы дип атыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев