Татарстанда җыелган беренче «Чайка» газ теплоходы беренче йөзүгә китте
Бъген, 29 августта, сыекландырылган табигый газда эшләүче "Чайка-СПГ" пассажир-экскурсия судносы беренче йөзүгә китте, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
"Чайка-СПГ" пассажир судносы Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросына проектланган һәм 2020 елның февралендә нигез салынган. Бу үзебезнең комплектлаучы детальләрне кулланып, сыекландырылган табигый газдагы беренче пассажир судносы. Аның озынлыгы 58,8 м, киңлеге - 10,8 м. Теплоход 176 пассажирны сыйдыра.
Шулай ук, бүген автомобиль газ тутыру компрессор станциясен ачу да планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев