Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда ял көннәрендә кызу һава торышы һәм яңгыр көтелә

Татарстанда ял көннәрендә бик җылы һава торышы көтелә, республиканың көнчыгыш районнарында +32 градуска кадәр. Әмма синоптиклар яңгырлар һәм яшен фаразлый, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология үзәге сайты.

14 августта, шимбә көнне, Татарстан аша дулкынлы салкын атмосфера фронты узачак - аязучан болытлы һава көтелә. Синоптиклар фаразына караганда, төнлә, иртән һәм көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак, аларның кайберләрендә яшен булырга мөмкин. Төнлә +15..+20 градус. Көндез көнбатышта һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак, ерак көнчыгыш районнарда +32 градуска кадәр.

Якшәмбе, 15 августта, Татарстанда явым-төшем туктатылачак. Төнлә һава температурасы +10..+15 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге температура +22 ..+27 градус булыр дип фаразлана.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, киләсе атна башында Татарстанда атмосфера фронты якын булу сәбәпле, урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Температура фоны бераз артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев