Татарстанда яңа ел алдыннан законсыз чыршыларны кискән өчен 300 000 сумга кадәр штраф салыначак
Республика буенча ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау өчен патрульләр оештырылды. Кагыйдә бозучыларга югары штрафлар яный.
Урман хуҗалыгы министрлыгы «Чыршы» операциясен 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр үткәрә, бу вакытта урман кишәрлекләренә системалы патрульлек оештырыла. Урманнарда агачларны законсыз кисү, зарарлау яки үз белдегең белән казып чыгару гражданнарга - 3000 сумнан 4000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 20 000 сумнан 40 000 сумга кадәр, юридик затларга 200 000 сумнан 300 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Шул ук вакытта кешеләр урманнарда үз ихтыяҗлары өчен ауган агачны ирекле җыя ала. Урман законнарын бозу фактлары турында түбәндәге номерлар буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8 (800) 100-94-00, 8 (843) 221-37-95.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев