Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда хокук сакчылары мәктәпкә һөҗүм итүне булдырмый калды

Түбән Кама мәктәбендә дә, Казандагы сыман котычкыч хәл аздан гына булмый кала.

Татарстаннан 16 яшьлек егеткә карата җинаять эше (https://www.tatar-inform.ru/news/v-tatarstane-siloviki-predotvratili-napadenie-na-skolu-5892741) кузгатылды. 

Ул Түбән Каманың бер мәктәбендә укучыларны үтерүгә әзерләүдә шикләнелә.

Хокук хезмәткәрләре егетнең үтерү ысуллары, шартлаткыч җайланманы ничек җыярга кирәклеге турында мәгълүмат җыйганын, шулай ук үзенә ярдәм итүчеләрне эзләвен ачыклаган. Егет кайчандыр укыган мәктәпкә һөҗүм итү планын эшләргә дә өлгергән, әмма аны тормышка ашырырга хокук саклау органнары хезмәткәрләре комачаулады, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Егетне тоткарлаганнар, хәзерге вакытта тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев