Татарстанда туристлар өчен биш экосукмак җиһазландырылган
Бу хакта ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: пресс-служба Госкомитета РТ по биоресурсам
Тәтеш районындагы «Озын алан» заказнигында 246 карагай ике аллея булып тезелгән. Монда үсүче агачларның яше 130 дан артык. Биредә ышану бар: агачны кочаклап теләк теләсәң, ул чынга аша.
Күршедәге, Иделгә терәлеп торган Деревушенская аланында озынлыгы 7,5 сантиметрга кадәр җитүче, Кызыл китапка кертелгән боланнар (жук-олень) яши. Мондагы дендропарк террасалар белән суга таба төшә: өстә салкынга чыдамлы агачлар, ярга якынрак — җылы яратучылар утыртылган.
Үз чиратында, Буа районы Ивашев паркындагы «Бай Урманнарына сәяхәт» сукмагы 150 еллык агачлар арасынан уза. Алар нигездә юкәләр, ләкин араларында өч нарат, ике каен һәм бер тал да бар.
Балтач районындагы «Барский паркы буйлап йөрү» экосукмагы — ачык һавадагы интерактив лаборатория, ә Биектау районының А.П. Пухачев исемендәге «Чулпан» заказнигындагы «Табигатькә кагыл» сукмагында урман тавышларын тыңларга һәм үсемлекләрне эскәмияләрдән күзәтеп була.
Лениногорск районында «Дала» заказнигы сукмаклары буйлап» дигән экологик сукмак оештырылган. Анда нарат урманы, кырмыскалар мегаполисы, уникаль ишетү сәләте булган ябалаклар һәм елның җиде аен йоклаучы байбак белән танышырга мөмкин.
Экосукмакларга килү дәүләт табигать заказниклары администрациясе җитәкчелеге белән килештерелә. Бу табигать комплексларының саклануын һәм килүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.
«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында экологик туризмны популярлаштыру һәм үстерү мондый сәяхәтләрне халыкның барлык категорияләре өчен дә мөмкин кадәр уңайлырак итә, дип өстәделәр ведомствода.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев