Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлеккә 63 коронавирус очрагын ачыклаганнар

ТР Оперштабы биргән мәгълүматларга караганда, тугыз кеше госпитализациягә мохтаҗ булган.

Узган тәүлектә Татарстанда табиблар 63 яңа коронавирус белән авыручыларны ачыклаган.

Гомуми очраклардан бишесе читтән кергән. Калганнары контактлы юл белән йоктырган. ТР Оперштабы биргән мәгълүматларга караганда, тугыз кеше госпитализациягә мохтаҗ. Ә 54 өйдә дәвалану уза. Бер тәүлек эчендә 53 пациент савыккан.

Йогышлылар арасында бала да бар. Авыручыларның яше 18 дән 90 яшькә кадәр.

Татарстан башкаласы тәүлеклек йоктыру буенча шәһәрләр исемлегенең антилидеры булып тора. Анда 36 йогышлы авыруны ачыклаганнар. Икенче урында күрше Автоград һәм тәүлегенә алты инфекцияле Норлат районы. Өч авыру - Әлмәт районында, икешәр - Яшел Үзән, Бөгелмә, Түбән Кама районнарында, берәр - Әгерҗе, Биектау, Лаеш, Лениногорский, Балык Бистәсе районнарында теркәлде.

Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле безнең республикада аны 9 243 кеше йоктырган. Шул вакыттан 8128 кеше савыккан.

Россиядә тәүлеккә 22 572 коронавирус белән авыручыны ачыклаганнар. Илдә авыруның 1 925 825 очрагы теркәлгән. Үсеш темпы 1,2% тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев