Татарстанда тәүлеккә 44 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте ТР да COVID-19 белән көрәш оперштабы.
Бер очрак читтән килгән, калганнары контактлы. Ун кеше хастаханәгә озатылган, 34 өйдә дәвалана.
Казанда 19 кеше авырый, бишесе - Түбән Кама районында, өчәр - Буа, Лаеш һәм Питрәч районнарында, икешәр - Яр Чаллыда һәм Бөгелмә районында, берәр - безнең Яшел Үзән, Югары Ослан, Чүпрәле, Кукмара, Балык Бистәсе районнарында.
Тәүлек эчендә 38 кеше сәламәтләнгән, бөтен вакыт эчендә - 7 570. Пандемия башланганнан бирле авыручылар саны 8 506 кешегә җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев