Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 33 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 33 яңа очрагы ачыкланган: берсе читтән кертелгән, калганнары контактлар, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

15 кеше хастаханәгә урнаштырылганды, 18 кеше өйдә дәвалана.

Казанда иң күп авыручылар ачыкланган, 13 кеше чир йоктырган. Республиканың башка районнарында инфекциялеләр саны буенча Яр Чаллы алда бара, анда Covid-19 авыруының 8 очрагы теркәлгән. Бөгелмә һәм Лениногорск районнарында — 3әр, Тукай районында - 2 очрак. Яшел Үзән, Аксубай, Әгерҗе, Тәтеш районнарында — берәр авыру.

Пандемия башланганнан бирле төбәктә авыруның 21 268 очрагы рәсми рәвештә расланган. Республиканың 1881 кешесе сәламәтләнде, 7 кеше – узган тәүлектә.

Республикада коронавирустан 323 674 кеше вакцина ясаган, шул исәптән 226 987се икенче прививка алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев