Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 100 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә Covid -19 коронавирусының 100 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында икесе читтән кергән һәм 98е контактлы, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

"Утыз ике кеше хастаханәгә урнаштырылды, 68е өйдә дәвалана», — дип аныкладылар ведомствода.

 

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 47 кеше йоктырган. Яр Чаллыда авыруның 24 очрагы билгеләнде, ә Түбән Кама районында — җиде. Яшел Үзәндә – 3. Республиканың 13 муниципалитетында инфекцияләнүчеләр барлыгы ачыкланды. Шулай итеп, 2021 елның 11 октябренә мәгълүматлар буенча, төбәктә пандемия башланганнан бирле авыруның 27 936 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 23 627 кешесе сәламәтләнгән, шул исәптән 15е — узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев