Татарстанда тәүлек эчендә 97 коронавирус очрагы ачыкланган
Барлык зарарлану очраклары да республика территориясендә диярлек, бары тик ике очрак кына читтән кергән. 48 пациентка госпитализация кирәк булган, тагын 49ы өйдә дәвалана.
Тәүлек эчендә Казанда 57 коронавирус очрагы ачыкланган, Яшел Үзән районында — 7, Яр Чаллыда һәм Түбән Кама районында — 4, Лаеш районында — 3 зарарлану очрагы.
Әгерҗе, Аксубай, Арча, Мамадыш һәм Норлат районнарында – 2шәр Covid-19 очрак. Әлмәт, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тукай, Чирмешән һәм Чистай районнарында берәр зарарланучы теркәлгән.
24 декабрьгә Татарстанда коронавирус очракларының гомуми саны 42 060га җиткән. Бу вакыт эчендә 35 497 кеше, шул исәптән 170 кеше узган тәүлек эчендә, сәламәтләнде.
Пандемия вакытында 1401 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев