Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә 900дән артык Covid-19 очрагы ачыкланган

Узган 24 сәгать эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 912 очрагы расланган, шуларның 197се балалар һәм яшүсмерләргә туры килә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

12 кеше республикадан читтә йоктырган, калганнары элемтә юлы белән. "69 кеше хастаханәгә салынган, 843 кеше өйдә дәвалана», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

297 пациент теркәлгән Казан, Чаллы — 158 һәм Бөгелмә районы — 70 – антирейтингның лидерлары булып тора. Шулай ук авыруларның күп саны Менделеевск (59), Әгерҗе һәм Мамадыш районнарында (32шәр), Минзәлә (26), Лениногорск (25), Азнакай һәм Мөслим (23әр), Түбән Кама (21) районнарында ачыкланган.

Актаныш, Баулы, Буа, Тукай, Теләче, Сарман районнарында 10-19 һәм 7 очрак Яшел Үзән районында расланган.
Тагын 14 районда уннан әзрәк авыручылар саны турында хәбәр ителә.

Шулай итеп, Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле 51 402 татарстанлы чир йоктырган, шуларның 39 627се терелгән инде.

«Барлыгы 2 406 617 кешегә вакцинация ясалган (артым 4 326), шуларның 1 891 236сы икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 196 260 кеше узды", — дип өстәделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев