Татарстанда тәүлегенә 103 яңа СОVID-19 очрагы теркәлгән
Аларның берсе - читтән кергән, калганнары - контактлы. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 85 кеше өйдә дәвалана.
Казанда коронавирусның 51 очрагы теркәлгән, Яр Чаллыда - 13, безнең Яшел Үзән һәм Саба районнарында - тугызар яңа очрак.
Барлыгы пандемия башланганнан бирле республикада 12 583 кеше авырган.
Узган тәүлектә коронавирустан 19 пациент савыкты. 10 574 татарстанлы пандемия башланганнан бирле терелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев