Татарстанда тагын унбер кеше коронавирстан үлгән
Татарстанның тагын унбер кешесе Covid-19 коронавирсы корбаннары булды - биш ир-ат һәм алты хатын-кыз.
Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 11 үлем очрагы теркәлде», - ди, ведомствоныж матбугат хезмщте.
Covid-19 дан 1930, 1944, 1957, 1960 һәм 1966 елгы ирләр, 1935, 1937, 1946, 1950, 1952, 1955 елгы хатын-кызлар вафат булды.
"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнгән ", - дип ачыклык керттеләр министрлыкта.
Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән SARS-CoV-2 корбанының гомуми саны 2021 елның 23 ноябренә 1196 га җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев