Татарстанда тагын сигез кеше Covid-19 дан үлгән
Татарстанның тагын сигез кешесе Covid-19 коронавирусы корбаннары булды - дүрт хатын-кыз һәм дүрт ир-ат. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән сигез үлем очрагы расланды», - ди деләр ведомствода.
Covid-19дан 1942, 1946, 1951 һәм 1955 елгы хатын-кызлар, 1946 (ике), 1949 һәм 1950 елгы ир-атлар вафат булган.
"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнгән ", - дип ачыклык керттеләр министрлыкта.
Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән корбаннарның гомуми саны 2021 елның 28 октябренә 963 кә җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев