Татарстанда тагын ике хатын-кыз һәм бер ир-ат коронавирустан үлгән
Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле 449 татарстанлы коронавирус йоктырудан үлгән.
Татарстанда коронавирустан үлүнең яңа очраклары теркәлгән. Бу юлы 3 кеше авыру корбаны булган. Мондый мәгълүматны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә 82, 62 яшьлек хатын-кызлар һәм 80 яшьлек ир-ат вафат булган. Үлем сәбәпләре экспертизалар үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле 449 татарстанлы коронавирус йоктырудан үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев