Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән
Соңгы тәүлек эчендә тагын җиде татарстанлы коронавирус белән авырып үлә. Пандемия башланганнан бирле вафат булучылар саны 1 337гә җиткән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә.
Корбаннар арасында республикада яшәүче 1955 һәм 1959 елда туган ике ир-ат, 1938 елда туган өч хатын-кыз, 1933 һәм 1947 елларда туган ике хатын-кыз бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев