Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанның тагын җиде кешесе коронавирустан вафат, шулай итеп, пандемия башланганнан бирле үлүчеләр саны 1 594 очрак булды.
Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1937, 1949, 1950 һәм 1952 елларда туган дүрт ир-ат, шулай ук 1930, 1946, 1954 елгы өч хатын-кыз инфекция корбаны булды.
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда яңа ковид-очраклар саны 777 гә кадәр артты, бер көн элек 698 ачыкланган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев