Татарстанда тагын җиде кеше Covid-19дан вафат булды
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда җиде кеше коронавирус корбаны булды. Шул рәвешле үлем очракларының гомуми саны 1348 очракка җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнгән", - диелә министрлык хәбәрендә.
Инфекциядән 1952 һәм 1956 елгы ике ир-ат, шулай ук 1934, 1936, 1938, 1939, 1860 елларда туган республиканың биш хатын-кызы вафат булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев