Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан вафат булган
Татарстанның тагын дүрт кешесе коронавирус корбаны булган - ике ир-ат һәм ике хатын-кыз. Республикада рәсми теркәлгән Covid-19 корбаннарының гомуми саны 2022 елның 25 гыйнварына 1565 гә җиткән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.
«1565 кеше үлгән, шуларның дүртесе <...> соңгы тәүлек эчендә расланган», — дип хәбәр итәләр ведомствода.
Коронавирустан 1957 һәм 1958 елларда туган ир-атлар, 1940 һәм 1949 елларда туган хатын-кызлар үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев