Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан вафат булган
Вирус ярты мең татарстанлының гомерен алып китте.
Татарстанда тагын 4 кеше COVID-19дан үлгән. Республика оперштаб комиссиясе мәгълүматлары буенча, вафат булучылар ике ир-ат 1952 һәм 1957 елгы, 1956 һәм 1960 елгы ике хатын-кыз.
Үлем очракларының сәбәбе патологоанатомик экспертиза барышында билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән. Бүгенге көндә республикада коронавирустан 500 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев