Татарстанда тагын 252 Covid-19 очрагы расланган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 252 очрагы ачыкланган. Ике кеше республикадан читтә, калганнары элемтә юлы белән йоктырганнар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
"85 кеше хастаханәгә салынган, 167 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
252 очракның 178е — Казанда, 13е — Чаллыда, тугызы — Нурлат районында, сигезе - Түбән Кама районында ачыкланган. Алабуга һәм Спас районнарында - алты, Чистайда - бишәр, Биектау һәм Лаеш районнарында дүртәр кеше авырый. Өч яңа пациент Алексеевск, Югары Ослан һәм Питрәч районнарында, икешәр - Әлмәт һәм Балык Бистәсе районнарында теркәлгән. Азнакай, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Лениногорскида бер зарарлану очрагы ачыкланган.
Шулай итеп, коронавирус пандемиясе башланганнан бирле авыру 36 305 татарстанлыда ачыкланган, аларның 29 859ы инде терелгән. Узган тәүлектә 493 кеше терелгән.
Беренче вакцинацияне ТРда яшәүче 1 950 940 кеше үтте, аларның 1 429 874е икенче прививка ясаткан инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев