Татарстанда тагын 249 кешегә коронавирус диагнозы куелган
Пандемия чорында 30 728 кеше, шул исәптән 312се узган тәүлек эчендә, сәламәтләнде.
Татарстанда соңгы тәүлек эчендә 249 яңа очрак теркәлгән, аларның 2се – читтән кергән, 247се - контактлы. 101 кеше хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана.
Таралу географиясе:
1. Казан-129
2. Яр Чаллы – 28
3. Әгерҗе – 1
4. Азнакай – 1
5. Әлмәт – 4
6. Арча – 7
7. Әтнә районы-1
8. Балтач – 1
9. Бөгелмә – 4
10. Буа – 13
11. Югары Ослан – 3
12. Биектау – 1
13. Алабуга – 3
14. Яшел Үзән – 17
15. Лаеш – 2
16. Лениногорск – 1
17. Мамадыш – 2
18. Түбән Кама – 3
19. Нурлат-2
20. Питрәч – 7
21. Балык Бистәсе – 2
22. Саба районы-6
23. Сарман – 3
24. Спас районы-2
25. Теләче – 2
26. Чистай районы-4
26 ноябрьгә республикада 37 057 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Пандемия чорында 30 728 кеше, шул исәптән 312се узган тәүлек эчендә сәламәтләнде.
Барлыгы 1 995 481 кешегә вакцинация ясалган (үсеш 17 010), шуларның 1 509 665е икенче прививка алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев