Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тагын 249 Covid-19 очрагы расланган

Соңгы тәүлектә Татарстанда 249 коронавирус очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта өч кеше республикадан читтә йоктырган, 246сы — элемтә юлы белән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

"72 кеше хастаханәгә салынды, 177 кеше өйдә дәвалана», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Очракларның яртысыннан артыгы — 168 кеше Казанга туры килә, аннары зарарлану саны буенча Чаллы — 23, Яшел Үзән һәм Чистай районнары — 11 һәм тугыз. Түбән Кама районында биш зарарланган кеше теркәлгән, дүртәр — Алабуга, Лаеш, Нурлат һәм Питрәч районнарында. Аксубай районында тагын өч кеше чирләгән, икесе — Биектау, Кайбыч, Спас һәм Тәтеш районнарында. Әгерҗе, Алексеевск, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслимгә берәр яңа пациент туры килде.

Шулай итеп, Covid-19 пандемиясе вакытында Татарстанның 33 147 кешесендә ачыкланды, шуларның 26 429ы сәламәтләнде. Узган тәүлек эчендә 188 кеше терелгән.

Республикада коронавирустан беренче прививканы 1 758 303 кеше ясаган, 25 132 кеше соңгы тәүлектә. Вакцинацияләүнең тулы курсын 1 165 897 кеше үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев