Татарстанда тагын 1935 Covid-19 авыруы ачыкланган
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 1935 очрагы расланган. 383 пациент - балалар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. 185 кеше хастаханәгә урнаштырылган.
Авырулар буенча рейтингта Казан беренче урында тора - тәүлек эчендә 1113 пациент, Яшел Үзән районы — 131, Алабуга районы — 83. Гомумән алганда, коронавирус очраклары республиканың 44 районында расланган.
Covid-19 пандемиясе вакытында 121 324 татарстанлы чир йоктырган, аларның 89 547се инде терелгән, шул исәптән 2821е узган көндә.
Беренче компонент белән 2 467 147 кеше вакцинация узган, 1 925 700 кеше икесен дә ясаткан. Шуларның 251 643се ревакцияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев