Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 67 яңа очрагы ачыкланган
Бу хакта республиканың оператив штабы хәбәр итә.
Шуларның бишесе - читтән килгән кешеләр. Җиде кеше хастаханәгә озатыла. Авыру йоктыручылар 18дән алып 80 яшькә кадәр булганнар, шул исәптән 18 яшькә кадәрге бер бала.
Казанда 34 яңа очрак ачыкланган. Ун - Яшел Үзәндә, өчесе - Яр Чаллыда. Ике очрак - Югары Ослан, Биектау, Зәй, Лаеш, Нурлат һәм Питрәч районнарында. Бер очрак - Алексеевск, Арча, Балтач, Менделеевск, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чистай районнарында.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 9556 СОVID-19 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев