Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда салкыннардан соң 1 градуска кадәр җылытачак

Татарстанга бу атнада шактый җылы киләчәк, аннары ул салкыннар белән алышыначак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 5 гыйнварда, республикада антициклон йогынтысында салкын һава торышы сакланачак - төнге сәгатьләрдә аязган вакытта -30 градуска кадәр.

Пәнҗешәмбе, 6 гыйнварда, көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары йогынтысында төбәктә һава шартлары үзгәрәчәк. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез күпчелек районнарда кар һәм юеш кар явуы ихтимал. Шулай ук буран һәм көчле җил көтелә, көндез кайбер районнарда бозлавык барлыкка килә. Кичкә термометр баганалары -16, -21 градуска кадәр (көнчыгышта -23, - 28), көндез -4-9 градус салкын булуы көтелә.

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, җомга, 7 гыйнварда, Татарстанда синоптик хәл сизелерлек үзгәрмәячәк. Элеккечә кар һәм юеш кар көтелә, урыны белән буран, көчле җил. Юлларда - бозлавык. Һава температурасы төнлә -4тән алып -9 градуска кадәр, көндез -4тән +1гә кадәр тәшкил итәчәк.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, республикада ял көннәрендә температура фонының кимүе көтелә. Шимбә көнне, 8 гыйнварда, әле бераз кар явачак. Төнлә дә, көндез дә -8дән 13 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Якшәмбе, 9гыйнварда, тагын да салкын булачак: -15-20 градус, төнлә 8-13 градус салкын. Шул ук вакытта явым-төшем ихтималы зур түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев