Татарстанда салкыннар атна азагына кими башлаячак
6 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр синоптик хәл аеруча үзгәрмәячәк.
Ял көннәрендә салкыннар кими башлаячак дип фаразлыйлар.
Җомга көненә кадәр төнлә һава температурасы -20 градус тирәсендә булачак, кайбер урыннарда аяз булган очракта -26 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез термометр баганасы - 15кә кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем мөмкин көтелми, тик юлларда бозлавык саклана. 9 декабрьдә -12 градуска кадәр җылынырга мөмкин.
10 декабрь, шимбә көнне һава торышы үзгәрәчәк. Төньяк-көнбатыш циклонның фронталь бүлеге белән кар явар дип фаразлана. Температура фоны күтәреләчәк, көндез -4 градустан -9 градуска, төнлә -7дән -12 градуска кадәр булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев