Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда #МыВместе волонтерлар штабы эшли башлады

Россия төбәкләрендә барлык яңа чикләүләр кертелгән саен #МыВместе иҗтимагый хәрәкәте эше яңартыла.

 Беренче чиратта, волонтерлар Татарстанда үз-үзләрен изоляцияләү режимында булган өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итәчәк. Бу – беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм әйберләр сатып алу, дарулар китерү, хуҗалык буенча ярдәм күрсәтү, ә авыл районнарында кышка утын әзерләү.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төбәктә табибларга һәм медикларга ярдәм #МыВместе волонтерлык штабы эшеннән тыш та дәвам итте. Иреклеләр пациентларның термометриясе булган хастаханәләрдә ярдәм күрсәттеләр, регистраторларда ярдәм иттеләр, гражданнарга QR-кодлар алуда консультация бирделәр.

8 (800) 200-34-11 телефоны буенча ярдәм итү өчен гариза калдырырга һәм волонтер булырга мөмкин.

Фотода Волонтерлар-медиклар @zel_med өлкән яшьтәге гражданнарга медикаментлар һәм азык-төлек китерүдә ярдәм итә. Битараф булмаган яшьләргә бары тик рәхмәт кенә белдерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев