Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бушлай укыта башлыйлар
2020 елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче хатын-кызларны яңадан укытуга республикада 87 млн сумга якын акча сарыф ителәчәк.
Быелдан башлап, Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче хатын-кызларны яңадан укыта башлаячаклар. Бу хакта ТР хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татар-информ” матбугат конференциясендә хәбәр итте.
"Быелдан яңалык кертелә. Яңадан укыту хәзер декрет ялында булган хатын-кызларга гына түгел, алты яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче һәм мәшгуль булмаган хатын-кызларга да кагыла", - дип билгеләде спикер.
Татарстанга агымдагы елда мәктәпкәчә балаларның эшләмәүче әниләрен яңадан укытуга 86,9 млн сум бүлеп бирелгән. Быел һәм киләсе елда 1518 хатын-кызны яңадан укыту күздә тотыла.
Республиканың балалы хатын-кызларны яңадан укыту тәҗрибәсе бар инде. 2011 - 2019 еллар чорында Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 10,1 меңнән артык хатын-кыз белем алды.
Яңадан укыту «Демография» милли проекты кысаларында оештырылды. Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.
- Мондый мөмкинлек өч яшькә кадәрге бала карау ялында булган хатын-кызларда бар. Яңадан укыту һәм квалификация күтәрү “Өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру” федераль һәм “Демография” милли проектлары кысаларында уза, - дип хәбәр итә “Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге”ндә.
Уку өчен, яшь әниләргә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә белем бирүне оештыруга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яңа тәҗрибә һәм белемне үзеңнең җитәкчең юлламасы буенча да алырга мөмкин. Мондый очракта мәшгульлек хезмәтенә заявканы эш бирүче үзе җибәрә.
Билгеләп үтелгәнчә, уку тәмамланганнан соң, агымдагы елның 31 декабренә кадәр хезмәт эшчәнлегенә керешергә кирәк. Килеп туган сораулар белән түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1нче йорт, 3 каб. Белешмәләр өчен телефон: 5-56-91.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев