Татарстанда меңнән артык йорттагы план-схема буенча иҗтимагый фикер алышулар узды
Апрель һәм май дәвамында татарстанлылар төзекләндерү схемалары буенча барлыгы 5,5 меңнән артык шәрех калдырды.
Татарстанның меңнән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары иҗтимагый фикер алышулар стадиясен узды, бу хакта "Безнең ишегалды" президент программасы порталында хәбәр ителә. Исегезгә төшерәбез, план-схемалар dvor.tatar сайтында апрель һәм май дәвамында бастырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән программаның мөһим принцибы яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алу.
Махсус эпидемиологик вәзгыять аркасында төзекләндерү проектлары буенча иҗтимагый фикер алышу онлайн форматта узды. 12 майда тәмамланган иҗтимагый фикер алышулар вакытында татарстанлылар төзекләндерү схемаларына 5,5 меңнән артык комментарий калдырган. Барлык тәкъдимнәр муниципалитетларга җибәрелде.
Мөрәҗәгатьләрне эшкәрткәннән соң, муниципаль проектлаучылар үзгәрешләр кертәчәк һәм dvor.tatar сайтында ишегалларын төзекләндерү планнарының финал версияләрен күрсәтәчәк. Элегрәк Рөстәм Миңнеханов бөтен дөньяда катлаулы икътисадый хәлгә карамастан, «Безнең ишегалды» программасы 5 ел дәвамында тулысынча төгәлләнәчәк, дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев