Татарстанда кырларны һавадан эшкәрткәндә пилот һәлак булды
Бүген иртән Алабуга янында кырларны эшкәртүче кулдан ясалган очу аппараты каты төшеп утыра нәтиҗәдә пилот һәлак була.
Бу хакта "Татар-информ"хәбәр итә.
Очу аппараты тулысынча җимерелгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Үзәк Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Хәзер вакыйга урынында тикшерү эшләре бара
Һәлакәтнең төп версиясе - маневрлау үтәгәндә пилотның хата җибәрүе, техниканың баш тартуы, шулай ук начар һава шартлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев