Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланды
Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
1930 елда туган хатын-кыз һәм 1956 елда туган ир-ат яңа коронавирус инфекциясенең корбаны була.
Бөтен вакыт эчендә республикада COVID-19дан үлүнең 409 очрагы расланды.
Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 42 яңа очрагы теркәлгән, бу 2020 елның октябреннән иң аз теркәлгән сан. COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле 19 195 татарстанлы чирләгән. Соңгы тәүлектә республикада 48 кеше коронавирустан дәваланган, барлыгы - 15 957 кеше терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев