Татарстанда коронавирустан тагын алты кеше үлгән
Татарстанда COVID-19дан үлүнең алты очрагы расланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
1. 1949 елгы ир-ат
2. 1956 елгы хатын-кыз
3. 1946 елгы хатын-кыз
4. 1953 елгы ир-ат
5. 1974 елгы ир-ат
6. 1933 елгы хатын-кыз
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.
26 декабрьгә 1416 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев