Татарстанда коронавирустан ир-ат һәм дүрт хатын-кыз үлгән
Татарстанның тагын биш кешесе коронавирус корбаны булган - бер ир-ат һәм дүрт хатын-кыз. Республикада рәсми теркәлгән Covid-19 корбаннарының гомуми саны 2022 елның 28 февраленә 1727гә җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.
«Үлүчеләр саны 1727, шуларның бишесе тәүлек эчендә расланган <...>», — дип хәбәр итәләр ведомствода.
Коронавирустан 1937 елда туган өч һәм 1955 елда туган бер хатын-кыз, шулай ук 1951 елда туган ир-ат вафат.
Росстат мәгълүматларына караганда, SARS-CoV-2дән теркәлгән һәм теркәлмәгән үлемнәр саны арасындагы аерма Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан да күзәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев