Татарстанда коронавирустан 42 яшьлек хатын-кыз үлде
Кичә, 11 февральдә, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең тагын бер очрагы расланды.
COVID-19 корбаны 42 яшьлек хатын-кыз булды. Бу хакта авыру таралуга каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы хәбәр итте.
11 февральгә республикада коронавирустан 294 үлем очрагы расланды. Барлыгы, соңгы мәгълүматлар буенча, ТРда COVID-19 авыруының 16 954 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 13 549 кеше савыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев