Татарстанда коронавирусның 96 яңа очрагы ачыкланган
Барлык очраклар да инфекцияләүнең контактлы ысулын йөртә.
Узган тәүлектә Татарстанда таҗ белән зарарлануның 96 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Оперштабы мәгълүматлары буенча, барлык очраклар да инфекцияләүнең контактлы ысулын йөртә. 17 кеше госпитализацияләүгә мохтаҗ. Ә 79ы өйдә дәвалана.
Билгеләп үтелгәнчә, авыручылар арасында 5 балигъ булмаганнар да бар. Йоктыручыларның төп агымы "18дән 90 яшькә кадәр" төркеменә керә.
Тәүлеклек йоктыру буенча рейтингта лидерлыкны Казан тотып тора. Анда - 44 кеше авырый. 14 - Яр Чаллыда, 7се - Түбән Кама районында, дүртесе - Әлмәт, Тукай районнарында, өчесе - Югары Ослан, 2се - Бөгелмә, Алабуга, Мамадыш, Саба, Чистай районнарында, берсе - безнең Яшел Үзән, шулай ук Кукмара, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә районнарында.
Татарстанда пандемия чорында барлыгы 11 693 COVID-19 очрагы теркәлгән. 10 251 авыру терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 92.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев