Татарстанда коронавирусның 67 яңа очрагы теркәлгән - бу май ахырыннан бирле иң күбе
Бу хакта төбәк Роспотребнадзоры җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
-
Ике читтән килгән очрак, 65 - контактлы. Алты кеше хастаханәгә озатылган, 61 кеше өйдә дәвалана.
Барлыгы Татарстанда теркәлгән очраклар саны 9 111. Үсеш темпы бер айда 0,7% тәшкил итә һәм бер атналык - шулай ук 0,7.
1.Казан – 49
2. Яр Чаллы - 4
3. Әлмәт - 2
4. Арча - 1
5. Буа - 1
6. Югары Ослан - 1
7. Биектау районы - 1
8. Алабуга - 2
9.Яшел Үзән - 1
10. Кама Тамагы - 1
11. Лаеш - 1
12. Норлат - 1
13. Питрәч - 1
14. Саба - 1
"Үсеш саклана, ул интенсив түгел, әмма ул бар. Октябрь белән чагыштырганда, очраклар 1,7 тапкырга арткан”, - дип сөйләде Авдонина.
Тәүлек эчендә 49 кеше сәламәтләнде, пандемия чорында 8028 кеше, дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев